TOP
Дата мероприятия: 01-04-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Яңа Чаллы авыл китапханәсендә белән "Кошлар  дөньясында"дигән темага  уен  үткәрелә. Кая гына барсак та, без һәрвакыт кошларны күрербез. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучы дусларыбыз. Кошлар безгә шатлыклы  хәбәр алып килүчеләребез.Һәр елны алар безгә үзләре белән яз алып килә.  Әлеге очрашуда балаларга кошлар турында, кышлаучы кошлар һәм җылы якка китүче кошлар турында бай материал бирелә. Соңыннан балалар кошлар турында шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, викторина сорауларына җавап бирәләр.Кошлар турында мәкальләр әйтәләр. Кошлар турында мәкаль

Аккош һәр күлгә төшмәс.

Бөркет Кош исемнәре кергән мәкаль, әйтемнәр.

биектән курыкмас.

Бер карлыгач яз китермәс.

Карга теләге белән кар яумый.

Күгәрчен булып туган кош, карга булып үлми.

Алдан кычкырган күкенең башы ярыла.

Күке кычкырмый җәйнең яме булмый.

Карлыгач йортка, сандугач бакчага кунар.

Очканда карлыгач, җырлаганда сандугач узар.

Карчыга каргадан курыкмас.

Козгынга да үз баласы былбыл булып күренер.

Саескан бер ботакта озак утырмас.

Сандугачны сайрарга өйрәтмиләр.

Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта.

Тавис каурые белән матур.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Новочелнинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Алькеевский, с. Новые Челны, ул. Советская, 20
Начало: 01 апреля в 10:00
Длительность: 45 мин.

Похожие мероприятия