TOP
Литературный час «Милләтебезнең йөзек кашы! »посвященный к 140 летию Г.Тукая

Литературный час «Милләтебезнең йөзек кашы! »посвященный к 140 летию Г.Тукая

Забронировать
0+
Дата мероприятия: 26-04-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Һәр авылның, һәр төбәкнең һәм халыкның үз тарихы, талантлы шәхесләре, буыннан-буынга күчкән истәлекле вакыйгалары һәм гореф-гадәтләре була. Киләчәк буынга әлеге мирасны язып калдыруны илебез, җиребез, телебез һәм милләтебез язмышына битараф булмаган кешеләр бурыч итеп саный. Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда агымдагы 2026 ел “Тукай елы “ дип игълан ителде.Шул уңайдан «Тукай — милләтебезнең йөзек кашы»  дип исемләнгән әдәби кичә уздырыла. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып,  шигырьләрен, әкият — поэмаларын укыячакбыз. Чара барышында китап  укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына  җавап бирәчәкләр. Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген”, “Туган авыл” җырларын башкарачакбыз. Китап укучылар өчен “Безнең күңелләр дә син, Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин.Әдәби кичәбез  татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән тәмамланачак.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Шингальчинская сельская библиотека – филиал № 36
Татарстан Респ, р-н.Нижнекамский, с. Шингальчи, ул. Школьная, 18
Начало: 26 апреля в 14:00
Длительность: 1 час

Похожие мероприятия